Тәтеш педагогия колледжында гадәттән тыш хәлләрдә саклау һәм янгын куркынычсызлык өлкәсендә уникаль белгечләрнең киләчәк әзерләве турында ТР ГТХМ да фикер алыштылар

2014 елның 10 октябре, җомга

10 нчы октябрьдә Тәтеш педагогия колледжы белән үзара эш итү төркеме гадәттән тыш хәлләрдә саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә урта звеноның уникаль белгечләрен әзерли торган белем бирү йорты җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәл алдында коледжның материаль һәм техник базасы, яңа курсантларга бертуктамый профессиональ белем бирү, уку программалары, специаль әдәбият, видео материаллары, кадрлар сәясәте һәм күп төрле нәрсәләр турында мәсьәләләр фикер алышынды. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Н. В. Суржко сүзләренчә, республика гадәттән тыш идарәчелеге киләчәктә дә бергә эшләргә һәм булышырга әзер. Колледжда яңа белгечлекләрне үстерү буенча план бүген бердәм боерыгы белән расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International