ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Лениногорскта Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә белем бирү оешмаларда гражданнар оборонасы системасы белән танышуга юнәлтелгән практик һәм ачык дәресләр үтте. Ачык дәресләрдә шәхси саклану чараларын куллану кагыйдәләре, беренче медик ярдәм күрсәтү практикада эшкәртелде.

Бүген ТР буенча Россия ГТХМ БИ өйрәнү һәм күнегү комплексы нигезендә яшүсмерләр арасында Казан янгын сакалау гарнизоны Кубогы өчен янгын гамәли спорт буенча ярышлар үтте. Үзләренең көчен сынап карар өчен 3 Казан төркеме һәм Яшел Үзән һәм Түбән Камадан берешәр төркем килде.
14 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Мулла Иле авылы Үзәк урам буенча торак йортларның берсендә янгын килеп чыккан иде. Йортта алты кешедән торган гаилә яши иде. Янгын килеп чыкканда өй хуҗасы эштә булган иде. Өйдә аның хатыны, өч баласы һәм олыгайган әнисе калган иде. Балалар урамга йөгереп чыкты, ярдәм чакырды. 83 яшьлек Зәйтүнә Хәмидуллина башта урамга чыгып, акчаны калдырмас өчен өйгә кире кереп китте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, элект җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, дәресне үткәрүгә – 1 тапкыр, урманда эзләү – 1 тапкыр.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Саба отрядының Камский леспромхоз авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районы Зверосовхоз урта мәктәбе 5 нче класс укучылары өчен үзләренең бүлегенә экскурсияне оештырды. Аерым пост башлыгы һәм эшчеләре укучыларның көтмәгән һәм кызыксынучан сорауларга җавап бирергә әзерләнде.

Югары Ослан районы район үзәгендә картодром территориясендә хезмәтләрнең һәм штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләрнең гражданнар оборонасы буенча әмәлләрне үткәрүгә әзер булуы тикшерүе үтте. Базада кеше, техника, җиһазлар, кораллар һәм шәхси саклау чаралары белән тупланган авария-коткару бүлекчәләре һәм хезмәтләре җыелды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 9 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, дәресне үткәрүгә – 1 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Янгын сүндерүчеләр янгынга якын булган 1140 кв. метрдагы төзелешләрне һәм янгыннан 10-15 метрда булган 5580 кв. метрдагы янәшә торган складларны саклап кала алды. Бетерүгә тартылган көчләр һәм чаралар: бырлыгы 262 кеше, 48 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ – 162 кешесе, 35 берәмлек техникасы.

13 октябрьдә сәгать 15:55 бер катлы “Витарус” ЧҖҖ күшәге януы турында хәбәр килде. Янгын нәтиҗәс буларак үлем һәм зарар күрү юк. Сәүдә күшәге бөтенләй янып бетте. Янгын мәйданы 2800 кв. метрдан артык китте. Янгынны бетерүгә тартылган көчләр һәм чаралар: 102 кеше һәм 22 берәмлек техника (шулардан ГТХ министрлыгыннан: 92 кеше һәм 18 берәмлек техника). 

Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә Әлмәт шәһәре урта мәктәбендә ОБЖ дәресендә бер әмәл узды. Балалар илнең гражданнар оборонасы систамасы тариһы һәм үсеше турында гына белем алмады, алар шулай ук шартлы команда буенча практик өйрәнүләр катнашучысы да була алды. Алар “газы” командасы буенча противогаз киергә өйрәнә алды. Соңында өйрәнү эвакуациясе турында игълан ителде. Ул да уңышлы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International