“Караваево” базарында янгын сүндерелде. Дәүләт янгын надзор белгечләре эшкә тотынды

2014 елның 12 октябре, якшәмбе

2014 елның 12 октябрендә 20 сәгать 25 минутта “Дулкын” сәүдә йорты операторыннан базар бинасының икенче катында ут табылганы турында хәбәр килде. 20 сәгать 30 минутта янгын урынына ПЧ-5 дежур каравылы килүгә икенче каттагы сәүдә рәтләре яна иде. Янгын нәтиҗәсе буларак үлем һәм зарар күрү юк. Янгын сәүдә күшәкләрен һәм шуларда булган милекне юк итте, югары температура аркасында түбә бозылды. Төтен аркасында беренче каттагы сәүдә күшәкләрендәге милек бозылды. Сүндерүгә 10 берәмлек төп һәм 10 берәмлек аерым янгын автомобилләре тартылган иде. Янгынга 10 көпшә юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International