Надзор эш хезмәткәрләре халыкны янгын куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтә

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ш. Идел буе районы надзор эш инспекторлары көз һәм кыш вакытында өйдә җылыткыч приборларны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында пенсионерларга тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Бу әңгәмә олылар ункөнлегенә багышланган һәм “Жилище-2014” бөтенроссия операциясе нигезендә оештырылган.

Мирный авылының олыгайган кешеләре “Мирный” мәдәният сарае китапханәсендә җыелды. Пенсионерлар ГТХМ хезмәткәрләре белән шундый очрашуларга һәрвакыт шат, чөнки анда алар бик күп файдалы нәрсәләргә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International