Автотранспортны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Автотранспортны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз

Транспорт чаралырында янгынны булдырмас өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:

- һәр автомобильдә төзек ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы, порошоклы). Автомобильнең мотор бүлегендә өстәмә итеп янгын сүндерү җайланмасын корырга мөмкин (сулы, күбекле, аэрозолле);

- пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән һәм шул максат өчен аерым ясалган автотранспорт чараларында ике ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы яки порошоклы);

- пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән автотранспорт чараларында билгеләнгән төзек авария чыгулары ясалган булырга тиеш;

- пневматик туктату системасы куелган автомобилләрне бүлмәдә саклар өчен пневматик туктату системасы төзек булырга тиеш, чөнки янгын килеп чыкканда автомобилләрне тизрәк эвакуацияләргә була;

- двигатель һәм картер өстендә пычрак һәм май җыелуын булдырмаска;

- кабинада һәм двигатель өстендә кулланылган сөрткеч материалларны калдырмаска;

- төзек булмаган туендыру системасы приборлары булган авмобильне кулланмаска;

- ягулык системасы төзек булмаганда бензинны карбюраторга сыемлыктан шланг аша яки бүтәнчә салмаска;

- туендыру системасы приборлары һәм ягулык баклары янында тәмәке тартмаска;

- ватык электр үткәргечләре, туендыру системасы бозык булган һәм кабызылган масса сүндергече (шундый җайланма булса) белән автомобилләрне саклауга калдырмаска;

- газ баллонлы автомобильнең җайланмалары, торбаүткәргечләре, вентилләре герметик булырга тиеш;

- газ баллонлы автомобилләргә газ ягулыгын салу газ тутыру станцияләрендә булырга тиеш яисә аерым газ сала торган машина тутырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International