Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Надзор һәм профилактик эшләр идарәсе быел октябрьдән декабрьгә кадәрь икътисад объектларында кеше үлеме белән янгыннарның күбәйгәне турында хәбәр итә. Янгыннар төзү вагончыкларында, төзүчеләр бинасында һәм сакчы өйчекләрендә килп чыга. Октябрьдән декабрьгә кадәрь 5 янгын чыкты, аларда, кызгынычка каршы, 6 кеше һәлак булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Бүген Яр Чаллыда мәңге сүнмәс ялкын янында Чечен Республикасында сугышта вафат булганнарның хәтеренә багышланган митинг булды. Тантаналы әмәлдә сугышларда катнашкан янгын саклауның хезмәткәрләре һәм ветераннары булды, шулай ук 47 нче кадетлар мәктәбе “Пожарный-спасатель” корпусы кадетлары килде.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 11 декабренә хакыйкый мәгълүматлар
Бүген республикада Яшел Үзән шәһәрен һәм Яшел Үзән районы Карамалы Тау торак пунктын бәйли торган беренче кичү ачылды. Бу боз кичүе кыш көннәрендә автомобиль йөртүчеләргә менә инде ун ел булыша һәм Яшел Үзән белән Карамалы Тау арасын 75 км кыскарта.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: 2 очракның сәбәпләре ачыклана, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендәге узган Татарстан Республикасы территориясендә беренчел янгын куркынычсызлык чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинарда Татарстан муниципаль районнарының һәм берәмлекләренең башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим вакытында янгынга каршы законнарны үтәмәгәнгә штрафлар артачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел 9 декабре 965 нче карарына туры китереп, 2014 елның 15 декабреннән 2015 елның 10 гыйнварына кадәрь уза торган Яңа Ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү максаты белән республикада махсус янгынга каршы режим кертелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, көнкүреш газ җиһазларын кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 6 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру –1 тапкыр, на ДТП – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.