Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, көнкүреш газ җиһазларын кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 6 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру –1 тапкыр, на ДТП – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
09.12.2014 ел 03.07 Казан шәһәре, Яңа Савин районы, Чуйкова урамы,11 нче йорт.
Тугыз катлы торак йортның икенче каттагы фатирда җиһаз яна. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 1946 елгы хатын-кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.12.2014 ел 07. Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 43/03
Биш катлы панель торак йортның өченче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 1954 елгы хатын – кызны коткаралар. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.12.2014 ел 15.03 Казан шәһәре, Ямашева проспекты, 98 нче йорт.
Тугыз катлы торак йортның беренче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы ир-атны коткаралар. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.