Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Надзор һәм профилактик эшләр идарәсе быел октябрьдән декабрьгә кадәрь икътисад объектларында кеше үлеме белән янгыннарның күбәйгәне турында хәбәр итә. Янгыннар төзү вагончыкларында, төзүчеләр бинасында һәм сакчы өйчекләрендә килп чыга. Октябрьдән декабрьгә кадәрь 5 янгын чыкты, аларда, кызгынычка каршы, 6 кеше һәлак булды.
Янгыннарның төп һәм киң таралган сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Статистика буенча янгыннарның 46% янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәгәнгә яки аларны җавапсызлы үтәгәнгә кеше аркасында килеп чыга. Бүлмәдә тәмәке тарту – янгыннарның тагын бер төп сәбәбе.