Муниципаль районнарның башлыклары ГТХМда тәҗрибә алды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендәге узган Татарстан Республикасы территориясендә беренчел янгын куркынычсызлык чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинарда Татарстан муниципаль районнарының һәм берәмлекләренең башлыклары катнашты.

Семинар олы кунаклар өчен теоретик һәм практик бүлекләрдән торды. Теоретик бүлектә башлыкларга Татарстан Республикасы территориясендә беренчел янгын куркынычсызлык чараларны тормышка ашыру, ирекле янгын саклауны оештыру һәм үстерү, су объектларында гадәттән тыш хәлләр һәм вакыйгалар барлыкка килгәндә Дәүләт кече көймәләр инспекциясенең көчләрен һәм чараларын тарту тәртибе турында төп фикерләрне җиткерделәр. Теоретик бүлек азагында шәһәрләр һәм районнар җитәкчеләренә бүгенге заман этабында  гражданнар оборонасы системасының төп үстерү юнәлешләре турында сөйләделәр.

Семинарның практик бүлеге вакытында муниципаль берәмлекләр башлыкларының игътибарын Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең оператив дежур смена, халыкны белдерү өчен күчмә комплекс, Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссинең күчмә идарә итү пункты, югары маневрлы янгын-коткару көчләрнең эшен тәэмин итер өчен күчмә комплекс һәм башка техника мөмкинлекләренә күчерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International