Бүген Яр Чаллыда мәңге сүнмәс ялкын янында Чечен Республикасында сугышта вафат булганнарның хәтеренә багышланган митинг булды. Тантаналы әмәлдә сугышларда катнашкан янгын саклауның хезмәткәрләре һәм ветераннары булды, шулай ук 47 нче кадетлар мәктәбе “Пожарный-спасатель” корпусы кадетлары килде.
Котлау сүзләре белән җыелган кешеләр алдында Яр Чаллы янгын саклау гарнизонының Ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов чыгып басты. Бүгенгә Яр Чаллы янгын саклау гарнизонында 21 сугыш катнашучысы тәшкил итә. Сугышта вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм кабер өстенә чәчәкләр куйдылар.
Митингтан соң хөрмәтле кунаклар өчен “Родник” мәдәният йортында түгәрәк өстәл алдында дусларча чәй эчү оештырылды. Шулай ук сугышта катнашканнар өчен мәдәният йорты иҗади коллектив көчләре белән концерт күрсәтелде.