Бүген республикада Яшел Үзән шәһәрен һәм Яшел Үзән районы Карамалы Тау торак пунктын бәйли торган беренче кичү ачылды. Бу боз кичүе кыш көннәрендә автомобиль йөртүчеләргә менә инде ун ел булыша һәм Яшел Үзән белән Карамалы Тау арасын 75 км кыскарта.
ГИМС инспекторлары башта бу боз юлында техник тикшерү уздырды, бөтен норматив-техник документларны карап чыкты, аннары гына рәсми рәвештә кичүне эшкә кертергә рөхсәт иттеләр. Бу боз юлын тоту һәм хезмәт күрсәтү буенча эшне Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты яраштыруы буенча үз кулына шәхси кәсәбәче Миңнуллин алды.
1300 метр аралы боз юлы ике яклы. Бер полоса киңлеге 20 метр тәшкил итә. Җиңел автомобиль күчү бәясе 100 сум булыр дип планлаштырыла.