ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Быел республикада балаларның ут белән уйнауы берничә янгынның сәбәбе булды. Шул янгыннарда менә инде алты бала ис газы белән агуланып һәлак булды. Былтыр балаларның ут белән уйнауы аркасында 46 янгын булды, аларда 12 бала һәлак булды, 22 бала җәрәхәтләнде. Алдагы көннәрдә балалар кышкы каникулга чыгачак. Моңа сәбәпле надзор эш хезмәткәрләре мәктәпләрдә өйрәтү дәресләрен үткәрә, ә мәктәпкәчә учреждениеләрдә ата-аналар җыелышларында чыгыш ясый.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Декабрь башында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Шуман урта белем бирү мәктәбе директоры яраштыруы буенча Татарстан Республикасы янгынга каршы Казан отряды Шуман авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре мәктәп укучылары белән янгын куркынычсызлык буенча профилактик дәрес үткәрде. Очрашуда 43 укучы, 12 укытучы һәм шулай ук хезмәт күрсәтүче персонал булды.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 9 декабренә хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын.  

Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.   


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Чираттагы “Россия Федерациясе Идел буе һәм Урал федераль округларының белем бирү учреждениеләрендә комплекслы куркынычсызлык системасын формалаштырганда инновацион технолгияләрне куллану” фәнни-практик семинары Татарстан Республикасы ГТХМ, ТР буенча ГИБДД МВД, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм шулай ук ТР буенча ФСБ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашуы белән пленар утырыштан башланды. 

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 8 декабренә хакыйкый мәгълүматлар

Татарстан Республикасы буенча 8 нче янгынга каршы хезмәт отряды һәм Яшел Үзән районы буенча надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары, полиция һәм социаль яклау вәкилләре белән бергә Норлат авылының торак йортлары буенча профилактик рейдлар үткәрә. Биш янгынның өчесендә биш кеше һәлак булды – Яшел Үзән районы Норлат авылы торучыларның менә шундый кайгылы статистикасы.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 88  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  7 янгын.  

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасмында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 8 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр,  балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.   


7
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 21 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 8 янгын, ут төртү – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау – 3 янгын, газ җиһазларын дөрес кулланмау – 1 янгын, электр приборларын дөрес кулланмау – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, песине агачтан җиргә төшерергә – 1 тапкыр, профилактик чараларга – 8 тапкыр, башкалар – 2 тапкыр.


6
декабрь, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  0 янгын.  

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр,  балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International