Бүген бөтенроссия селектор киңәшмәдә гадәттән тыш идарәчелектә Яңа Ел бәйрәмен әзерләгән һәм үткәргән вакытта идарә итү органнары һәм көчләре халыкка куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков чыгышында кеше гомерләрен һәм сәламәтлеген сакларга һәм ашыгыч ярдәм күрсәтергә юнәлтелгән планлы һәм комплекслы рәвештә профилактик чараларны үткәрүгә басым ясады.
Бүген сәгать 10:40 (мск) Әлмәт районы Түбән Мактама торак пункты янында МИ-2 вертолетының җиргә каты мәҗбүри төшүе турында хәбәр килде. Бортта ике пилот һәм бер пассажир булган иде. Һәлакәт нәтиҗәсе буларак, беркем дә зарар күрмәде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында бәйрәм концерты булды һәм өстен чыккан хезмәткәрләргә идарәчелек бүләкләре бирелде. Тантаналы чарага Татарстанның гадәттән тыш идарәчелегенең ветераннары һәм вафат булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары һәм аналары чакырылган иде. Бәйрәмне котлау сүзләре белән баш идарәнең башлыгы Рафис Хәбибуллин ачып җибәрде.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 25 декабренә хакыйкый мәгълүматлар
Шушы көннәрдә Раифа монастыре аерым пост хезмәткәрләре һәм җирле үзидәрә органнары белән бергә Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылының урта гомумбелем мәктәбендә һәм 29 нчы “Ёлочка!” балалар бакчасында балаларны эвакуацияләү буенча практик дәресләр һәм өйрәнүләр оештырылып уздырылды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 36 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 20 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр, ДТПга – 2 янгын, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
Россия Федерациясе Указы белән 27 нче декабрь Россия Коткаручы көне дип билгеләнде. Бәйрәм алдыннан котлау сүзләре белән хезмәттәшләренә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин эндәште.
Бүген Тәтеш педагогия колледжында ике 280707 “Гадәттән тыш хәлләр вакытында саклау” һәм 280703 “Янгын куркынычсызлыгы” яңа белгечлекләре курсантларының ант итүләренә багышланган тантаналы чара узды. Истәлекле вакыйгада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, Татарстан Республикасы Россия ГО һәм ГТХ министры урынбасары Николай Владимирович Суржко, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары (ГПС буенча), эчке хезмәт полковнигы Рафаил Нурхамәт улы Мотыйгуллин, педагогия коллективы, ата-аналар һәм беренче курсантлар җыелышының дуслары катнашты.