ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Бу бәйрәм көннәрендә Дәүләт янгын надзоры инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә пиротехник әйберләрне куллану буенча янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү очракларын табыр өчен торак сектор һәм күп кешеләр җыелган җирләр буенча рейдлар дәвам итте. Бер шундый рейдны надзор эш хезмәткәрләре “Крылья Советов” паркында үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең адресына Татарстан Республикасы УГМС тан Татарстан Республикасында 2015 елның 7 гыйнвардан 9 кадәрь әһәмиятле тепмпература төшүе турында доклад-консультация килде. Янгын надзоры буенча ТР баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев гражданнарга өйдә янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында кисәтүе белән эндәште.

Бүген гадәттәгечә ММҖ өчен брифингта ТР Министрлар Кабинетында янгын надзоры буенча ТР баш дәүләт инспекторы эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев “2014-2015 елларның яңа ел бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм профилактика буенча чаралар турында” темасына доклад белән чыкты. 

5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау – 1 янгын, электр җиһазны куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын, мич төзек булмау – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, ут төртү – 2 янгын, ачыклана – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, профилактик чаралар – 2 тапкыр.


4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 205 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 20 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. Янгыннарда 13 кеше коткарылган, 2 кеше үлгән, 2 кеше җәрәхәтләнгән.

Сәбәпләре: электр җиһазны дөрес монтажламау – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын, ут төртү – 2 янгын, газ җиһазларын дөрес кулланмау – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 44 тапкыр чыктылар. 27 кеше коткарылган.


3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башкалар – 2 тапкыр, тере көмешне җыюга – 2 тапкыр, балыкчылар җыелган урыннар буенча профилактик рейдка – 2 тапкыр, тауда чаңгы шуу комплексын тишкерүгә – 1 тапкыр.

Бүген Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков видеоконференция рәвешендә “2014-2015 елларның яңа ел бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм профилактика буенча чаралар турында” темасына киңәшмә уздырды. Казанда студиядә видеоселектор эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин һәм шулай ук җитәкче состав катнашты. 2015 елның 1 нче һәм 2 нче гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр һәм социаль мөһим вакыйгалар теркәлмәгән.


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бер шаһиттән Кытай базары янында шартлау турында хәбәр килде. Базар турында мәгълүмат расланмады. Шәхси секторны һәм кооператив гараж территориясе тикшерелде.  Сәгать 17:44 ГСК “Кольцо”да газ шартлауы турында хәбәр килде. Алдан ачыкланган мәгълүматлар буенча ЗИЛ-130 йөк машинасының метан баллоныннан газ саркып югалуы булды. 

Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре “Васильевский” шифаханәсендә урнаштырылган Украина мәҗбүри күченүче гаиләләрен котларга чыкты. Хәзергә шифаханәдә 42 Украина гражданы тора, алардан 11 бала 14 яшькә кадәрь. Гарнизон хезмәткәрләре кечкенә качакларга бәйрәм җыентыкларын бирде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарын башкару нигезендә 44 муниципаль районының җитәкчеләре гражданнар белән пиротехник әйберләрне җибәрер өчен 236 махсус  мәйданчык билгеләп куйды. Бәйрәм салютларын җибәрү вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итер өчен Дәүләт янгын надзорының 17 хезмәткәренең дежурлыгы оештырылган. ГТХМ хезмәткәрләре бөтен объектларда кизү тора, барлыгы 2274 кеше тартыла. Республика шәһәрләренең үзәк чыршыларында шулай ук янгын техникасы кизү торачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International