Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарын башкару нигезендә 44 муниципаль районының җитәкчеләре гражданнар белән пиротехник әйберләрне җибәрер өчен 236 махсус мәйданчык билгеләп куйды. Бәйрәм салютларын җибәрү вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итер өчен Дәүләт янгын надзорының 17 хезмәткәренең дежурлыгы оештырылган. ГТХМ хезмәткәрләре бөтен объектларда кизү тора, барлыгы 2274 кеше тартыла. Республика шәһәрләренең үзәк чыршыларында шулай ук янгын техникасы кизү торачак.