ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы республика министрлыкларының һәм идарәчелекләренең берләшкән көчләренә күрә Татарстан Республикасы федераль һәм республика юлларында транспорт хәрәкәте гадәттәге рәвештә үтә. Юлларда кар өемнәре очрамый. “Буран” планы буенча юл түшәмәсен кардан чистартыр өчен 782 берәмлек кардан чистарту техникасы катнаштырылган.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 12 гыйнварына хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын  куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, балык тотучылар белән әңгәмә уздыру – 1 тапкыр.

 


11
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе

Бүген унарлап балыкчы һава торышы көйсезлегенең тоткырлары булды. Адашу турында хәбәрләр Куйбышев сусаклагычы киңлекләренең төрле якларыннан көн эчендә берничә тапкыр килде. Барлыгы “112” тревога телефонына начар күренеш белән бәйле адашу турында 3 хәбәр килде.

Шундый карарны бүген ТР Министрлар Кабинетында Алексей Песошин рәислегендә үткәрелгән Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлык тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында уйлап таптылар. Утырыш катнашучылары “Начар һава торышы шартларында транспорт хәрәкәтен бертуктаусызлыгын  тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 1 янгын, электр җиһазны куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, ризык әзерләгән вакытта сак булмау – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар.


10
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

2015 елның 11 һәм 12 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

- вакыт-вакыт кар, 11 гыйнварда көндез һәм 12 гыйнварда төнлә урыны белән көчле;

- 500 метрдан кимрәк күренеш начарлануы белән бураннар; 11 гыйнварда көндез һәм 12 гыйнварда төнлә көчле буран;

- көньяк җилнең 15-20 м/с кадәрь көчәеп китүе; 11 гыйнварда көндез һәм 12 гыйнварда төнлә 25 м/с кадәрь кинәт исеп китүе;

- юлларда кар көртләре барлыкка килү.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 6 янгын, электр җиһазны куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, ризык әзерләгән вакытта сак булмау – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Этне коедан чыгарырга – 1 тапкыр, ир-атны кое люгыннан чыгарырга – 1 тапкыр, төзелә торган бинадагы лифт шахтасыннан ир-ат мәетен чыгарырга – 1 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр,  профилактик чараларга – 4 тапкыр.


9
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Сәгать 08:12 2015 елның 9 декабрендә Казан ш., Хәлитов ур., 4, “Холод” ААҖ территориясендә аммиак исе турында хәбәр килде. Зарар күргән кеше юк. Бозылган җиңкөпшәне алмаштыру буенча эшләр тәмамланды. Саркып чыгу бетерелде. Җитештерү туктатылмады.


8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау – 1 янгын, мичне дөрес куймау һәм дөрес кулланмау – 4 янгын, ачыклана – 2 янгын,  электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, профилактик чаралар – 2 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International