Бу бәйрәм көннәрендә Дәүләт янгын надзоры инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә пиротехник әйберләрне куллану буенча янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү очракларын табыр өчен торак сектор һәм күп кешеләр җыелган җирләр буенча рейдлар дәвам итте. Бер шундый рейдны надзор эш хезмәткәрләре “Крылья Советов” паркында үткәрде.