Республика территориясендә 1 нче гыйнвардан 3 нче гыйнварга кадәрь булган хәл

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 205 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 20 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. Янгыннарда 13 кеше коткарылган, 2 кеше үлгән, 2 кеше җәрәхәтләнгән.

Сәбәпләре: электр җиһазны дөрес монтажламау – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын, ут төртү – 2 янгын, газ җиһазларын дөрес кулланмау – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 44 тапкыр чыктылар. 27 кеше коткарылган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International