Бүген Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков видеоконференция рәвешендә “2014-2015 елларның яңа ел бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм профилактика буенча чаралар турында” темасына киңәшмә уздырды. Казанда студиядә видеоселектор эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин һәм шулай ук җитәкче состав катнашты. 2015 елның 1 нче һәм 2 нче гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр һәм социаль мөһим вакыйгалар теркәлмәгән.