ТР Министрлар Кабинетында брифингта бәйрәмләрнең беренче нәтиҗәләрен китерделәр

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

Бүген гадәттәгечә ММҖ өчен брифингта ТР Министрлар Кабинетында янгын надзоры буенча ТР баш дәүләт инспекторы эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев “2014-2015 елларның яңа ел бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм профилактика буенча чаралар турында” темасына доклад белән чыкты. Сергей Сергеев Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе куркынычсызлык тәмин итү буенча надзор һәм профилактика чаралар комплексын эшләгәне һәм башкарганы турында хәбәр итте. 31 декабрьдән 5 гыйнварга кадәрь Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Су объектларында бәлаләр һәм үлемнәр былтыргыча да теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында 2014 елның 31 декабреннән 2015 елның 5 гыйнварга кадәрь 53 янгын чыккан. Янгыннарда 4 кеше үлгән, бу 33% кимрәк (узган елның шул ук вакытында 6 кеше), 5 кеше җәрәхәтләнгән, бу 29% кимрәк (узган елның шул ук вакытында 7 кеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International