Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 1 кеше зарар булган һәм 1 кеше коткарылган.         

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, яшеннән – 5 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр,батып үлгән  кешене эзләү буенча – 5 тапкыр.

23.06.2015 ел 12.52 Бөгелмә шәһәре, Совет урамы, 65 нче йорт.

  Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы балконда ут чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1955 елгы ир кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

23.06.2015 ел 15.10 Әлмәт МР, Рус Акташ авылы, Степной Зәй елгасы.

   МЧС коткаручылары судан, 1988 елгы ир-ат һәм 2007 елгы малай мәетләрен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында ск коену. 

23.06.2015 ел 17.20 Әлмәт шәһәре, Урсала микрорайоны,  водохранилище.

   МЧС коткаручылары судан, 1974 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – сәрхуш хәлдә су коену. 

23.06.2015 ел 06.40 Казан шәһәре, Победилово поселыгы, «Залив-2» бакчачылар ширкшҗе,71 нче участогы.

   МЧС коткаручылары базга төшеп киткән һәм һәлак булган, 1949 елгы хатын-кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International