Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 54 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган.         

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның һәм мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, яшеннән – 1 янгын.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр,батып үлгән  кешене эзләү буенча – 3 тапкыр.

22.06.2015 ел 14.45 Бөгелмә МР,  “Ключи” авылы,  Урманчылар урамы, 1 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле мунчада чыга. Мәйданы 18 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1953 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

22.06.2015 ел 08.58 Әлки МР, Түбән Колчурино авылы, Инча елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1987 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – сәрхуш хәлдә рөхсәт ителмәгән урында су коену.  

22.06.2015 ел 09.50 яр чаллы шәһәре, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1974 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – сәрхуш хәлдә су коену.  

22.06.2015 ел 16.50 Чистай МР,  Прость елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1958 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 20.06.2015 югалган булган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International