Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр,батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.
24.06.2015 ел 11.40 Сарман МР, Сарман авылы, буа.
МЧС коткаручылары судан, 1976 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
24.06.2015 ел 13.56 Норлат шәһәре, Кондурча елгасы.
Норлат МР бердәм коткару номерына Кондурча елгасында ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә. Хәбәр иткән кеше әйтүе буенча, элеге ир (аңа таныш булмаган) Кондурча елгасында су коенган. МЧС коткаручылары водолаз төркеме белән судан, 1974 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
24.06.2015 ел 14.10 Чирмешән МР, Шешминская Крепость авылы, Шешма елгасы.
14.10 сәг. Чирмешән эчке эшләр министрлыгыннан Шешма елгасында, 2002 елгы кыз батып үлүе турында хәбәр килә. Шаһитлар әйтүе буенча, кыз елгада су коенган, су астына кереп күз уңаеннан югала. Елганың киңлеге 6 м, тирәнлеге 3 м. Баланың үле гәүдәсен җирле халык чыгара һәм хокук саклау органнарына тапшыра. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.