Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең (ГИМС) иң булдыклы һәм оста дәүләт инспекторлары су-мотор төр спорты буенча республика ярышларының стартына сигезенче тапкыр җыелдылар. Бу мәртәбә “корпоратив ярышлар” Идел елгасы яр буенда Атлашкино ял итү базасы территориясендә ямьле почмакта үтә.