2015 елның 29 нчы июнендә 0 сәгать 30 минутта Кама су юллары диспетчерыннан Тукай районы “Бытовик” бакчачылар җәмгыяте янында Кама елгасының 1 632 нче километрында 1 000 тоннадан артык ком һәм чуерташ катнашмасы белән йөкләнгән Р-540 баржасы РТ-356 буксиры белән әйләнүе турында хәбәр килде. 1985 елда туган икенче смена капитаны һәм 1980 елда туган рулевой-моторист баржа әйләнгәндә аны ташлап китергә җитешкәннәр. Тагын бер смена капитаны – смена механигы әйләнү вакытында эткечнең капитан рубкасында булган иде һәм чыгып котылырга җитешмәгән.