Кинологларның ярышлары тәмамланды

2015 елның 26 июне, җомга

Биектау районында бүген Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең кинология хезмәтенең эзләү-коткару төркемнәрнең ачык ярышлары үтте. Биш көн буе 76 кинология төркемнәре шәхси һәм төркем нәтиҗәдә ярышалар иде.

Төркем этабы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яр Чаллы ПРПСО филиалы вәкилләре алдылар. Икенче нәтиҗә Саратов төркеменә туры килде, өченче урында Казан ПРПСО филиалы коткаручылары финишка килде.

Шәхси нәтиҗәдә Россия ГТХМ Төньяк Кавказ региональ үзәге кунагы Андрей Тарханов иң яхшысы булды. Икенче урында – Яр Чаллы ПРПСО филиалы кинологы Вячеслав Якимов. Өченче урынны Саратовтан килгән Наталья Полякова алды.

Бөтен этап нәтиҗәләре буенча ярышларның җиңүче исемен Саратовның кинологлары алды. Икенче нәтиҗәне Казанның иҗтимагый региональ коткару үзәге иреклеләре күрсәтте. Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте кинологлары өченче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International