Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү эшләр идарәсе хезмәткәрләре балалар белән үткәрелә торган Яңа Ел бәйрәм чараларын үткәрү объектларыннда күзәтү һәм профилактика эшләрен үткәрә. Бүген Дәүләт күзәтү эшләре инспекторлары Казанның Мәскәү районы “Яшьлек” Мәдәният сараенда янгын куркынычсызлык хәлен тикшерделәр.
Россия Коткаручылар көне профессиональ бәйрәме алдыннан Тәтеш дәүләт саклау колледжында 124 курсант тантаналы рәвештә беренче ант биргән. Алар киләчәк коткару һөнәренә, кешеләргә һәм Ватанга тугры булырга ант иткән. Тантаналы чара Коткаручылар көненә багышланган бәйрәм концерты белән дәвам иткән.
Яңа Ел алдыннан Федераль янгынга каршы хезмәтнең Беренче отрядның янгын сүндерү бүлекләрендә балалар өчен Яңа Елның иртанге бәйрәме уздырылган. ПЧ-37 һәм ПЧ-91 хезмәткәрләре киләсе һәм иң көтелгән бәйрәм белән беренче булып котлаганнар. Балалар әкият геройлары катнашкан чын театрлаштырылган тамашаны күргәннәр. Балалар үзләре дә бәйрәмгә әйбәт әзерләнгәннәр: алар шигырьләрне сөйләгән, җырлар җырлаган, әйлән-бәйлән уйнаган, уеннарда катнашкан. Ә Кыш Бабай һәм Кар Кызы шуның өчен аларга бүләкләр биргән: татлылык һәм уенчыклар.
Дәрвишләр бистәсендә Комсомольское күлендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе карамагындагы эзләү коткару отряды коткаручылары Казанның ОСВОД җәмәгать коткаручылары булән бергә Туполев исемендәге КМТТУ ның “Гадәттән тыш хәлләрдә саклау” кафедрасы студентлары һәм 101 нче мәктәпнең янгын сүндерүче кадетлары өчен боз астына төшеп киткән кешене салкын судан коткару буенча мастер-класс күрсәттеләр. Күлнең бозында боз астына төшеп киткән ир-атны судан чыгару буенча коткару операциясен җәелдерделәр (статист ролен махсус гидрокостюмга киенгән ПСО коткаручыларның берсе башкарган иде).
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 30 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 29 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Казан шәһәре Совет районы күзәтү эшләр бүлеге инспекторлары прокуратура белән бергә янгын куркынычсызлыкның тупас үтәмәүләре белән бер тонга якын 1 нче, 2 нче һәм 3 нче класс пиротехник продукциясе сакланган складны тапканнар.
Хезмәттәшләренә тибрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы эндәште.
Кышкы мәктәп каникуллары һәм Яңа Ел бәйрәмнәре алдыннан Күкшел авылын саклау буенча Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәт Саба отрядының аерым пост эшчеләре Кукмара муниципаль районы Мәчкәрә төзәтү мәктәп-интернаты укучылары белән балалар шуклыгы аркасында килеп чыга торган янгыннарны кисәтү буенча профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Балаларга бина эчендә һәм тышта янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре аңлатканнар, шырпы, уткабызгыч, шулай да пиротехник әйберләр белән уйнарга ярамаганны сөйләгәннәр.