Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү эшләр идарәсе хезмәткәрләре балалар белән үткәрелә торган Яңа Ел бәйрәм чараларын үткәрү объектларыннда күзәтү һәм профилактика эшләрен үткәрә. Бүген Дәүләт күзәтү эшләре инспекторлары Казанның Мәскәү районы “Яшьлек” Мәдәният сараенда янгын куркынычсызлык хәлен тикшерделәр.
– Тулаем, без бу мәдәният сараенда гына түгел, ә Казанның Мәскәү районында барлык Яңа Ел бәйрәмнәрен үткәрү объектларында да янгын куркынычсызлык кагыйдәләр буенча җитди бозуларны тапмадык, – диде Казан шәһәре буенча күзәтү эшләре бүлегенең баш белгече Айрат Габдеев.