Кышкы мәктәп каникуллары һәм Яңа Ел бәйрәмнәре алдыннан Күкшел авылын саклау буенча Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәт Саба отрядының аерым пост эшчеләре Кукмара муниципаль районы Мәчкәрә төзәтү мәктәп-интернаты укучылары белән балалар шуклыгы аркасында килеп чыга торган янгыннарны кисәтү буенча профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Балаларга бина эчендә һәм тышта янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре аңлатканнар, шырпы, уткабызгыч, шулай да пиротехник әйберләр белән уйнарга ярамаганны сөйләгәннәр.