Профессиональ бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр! 27 нче декабрь – Россия Федерациясе Коткаручылар көне

2015 елның 25 декабре, җомга

Хезмәттәшләренә тибрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы эндәште.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 27 нче декабрь Россия Коткаручылар көне дип игълан ителгән. 1990 елда бу көнне гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта экстремаль хәлләрдә эшләрне башкарыр өчен Россия коткаручылар корпусы корылган иде. Ул Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комиссиясенең, ә аннары Россия ГТХМ ның корылышы һәм үсеше өчен нигез булган. Моннан башка, 2015 елда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 20 еллык юбилейны бәйрәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International