Россия Коткаручылар көне профессиональ бәйрәме алдыннан Тәтеш дәүләт саклау колледжында 124 курсант тантаналы рәвештә беренче ант биргән. Алар киләчәк коткару һөнәренә, кешеләргә һәм Ватанга тугры булырга ант иткән. Тантаналы чара Коткаручылар көненә багышланган бәйрәм концерты белән дәвам иткән.
Киләчәк коткаручылар өчен бу тантаналы көндә тәбрикләр өчен хөрмәтле кунаклар, гамәлдәге ГТХМ хезмәткәрләре килгән: Николай Суржко – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары; эчке хезмәт подполковнигы Илсур Камбеев – Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча районара күзәтү эшләре бүлеге башлыгы; Игорь Бычков – ТР ГТХМ карамагындагы Буа шәһәренең 1 нче Зональ эзләү-коткару отряды башлыгы; Евгений Осокин – Тәтеш шәһәре Федераль янгынга каршы хезмәтнең 133 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары; Алексей Ананьев – “Татарстан Республикасы буенча ГТХМ ГИМС Үзәге” ФКУ Кама Тамагы инспекторлар участогының кече көймәләр буенча дәүләт инспекторы.