Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 10 янгын. 3 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган.
Бәйрәмдә янгын килеп чыкмас өчен ничек Яңа Ел чыршысын дөрес бизәргә һәм электр үремен кулланырга:
Яңа Ел алдыннан “ТР буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәт Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряды” ФКУ 15 нче янгын сүндерү бүлегендә коткару хезмтенең хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үзган. Шул көндә югары класс белгечләре, үз эшенең чын профессионаллары бүләкләрен алганнар. Бүләкләүне ПЧ-15 башлыгы Юрий Максимов ачты. “Коткару хакына бердәмлек өчен”, “Россия ГТХМ 25 еллыгы”, “Маршал Василий Чуйков” Россия ГТХМ медалләрен “ТР буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәт Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряды” ФКУ башлыгы урынбасары Нәсим Әхсанов биргән иде.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 31, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 20. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, бакча йортлары – 1. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зяын күргән, 5 кеше коткарылган.
Ярышлар Татарстан Республикасы, Чуашстан Республикасы һәм Сембер өлкәсе янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннары төркемнәре арасында үткәрелде. Ярышларга барлыгы 8 төркем һәм конкурстан тыш катнашкан Сембер шәһәренең 1 төркеме килгән.
Фатирда күтәреп торучы диварны сүтү буенча ремонт эшләре вакытында бер 1977 елгы эшченең өстенә тимер-бетон плитә төшкән. Ул урында ук һәлак булган. Икенче 1962 елгы эшче күп яраланган.
28 нче декабрьдә Казанда Бигичев урамында 16 катлы күп фатирлы торак йортның 13 нче катында законсыз алынган келәт янып киткән. Йортның баскыч урнашкан җире ачы төтен белән тела башланган, әмма шул ук вакытта катларның коридорларында автоматик клапанлы төтен бетергеч система зур соңга калу белән эшли башлаган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 23 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Тантананы 52 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә үткәрделәр. Үз музеен кору фикере өч елга якын элек туды, ә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Хәлиуллин Зөфәр Менхәт улы проектның башлатучысы булды. Янгын сүндерү хезмәте ветераннары, район администрациясе вәкилләре, Яшел Үзәннең иң зур оешмалар җитәкчеләре бу бәйрәмнең хәрмәтле кунаклары булган.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим гамәлгә кергәннән соң пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләрен үтәмәгәнгә күрә 3 кеше зыян күргән дип хәбәр итә. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә 15 урындагы шәхескә һәм 4 гражданинга гомумән 120 мең сум штраф салынган.