Дәрвишләр бистәсендә Комсомольское күлендә Казан шәһәре Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе карамагындагы эзләү коткару отряды коткаручылары Казанның ОСВОД җәмәгать коткаручылары булән бергә Туполев исемендәге КМТТУ ның “Гадәттән тыш хәлләрдә саклау” кафедрасы студентлары һәм 101 нче мәктәпнең янгын сүндерүче кадетлары өчен боз астына төшеп киткән кешене салкын судан коткару буенча мастер-класс күрсәттеләр. Күлнең бозында боз астына төшеп киткән ир-атны судан чыгару буенча коткару операциясен җәелдерделәр (статист ролен махсус гидрокостюмга киенгән ПСО коткаручыларның берсе башкарган иде).