Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре балалар сәләмәтләндерү лагерьләрен тикшерергә дәвам итәләр. Чираттагы тикшерүне дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре Киров районының “Искра” спорт – сәламәтләндерү лагерендә уздырдылар. Лагерь территориясенә керүгә үк, Киров районының дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә җитәкченең урынбасары Александр Куропятник җыелып торган чуп-чарга игътибар иттә. Инспекторның әйтүенчә, әлеге чуп-чарга бер тәмәке төпчеге төшсә, бигрәктә көчле җил булган очракта аның ахыры янгын белән тәмамланырга мөмкин. Бу кимчелеккә лагерьның җитәкчесе дә игътибарын юнәлтте. Түбәндәге тикшерү “Искра” лагерьның торак корпусында дәвам итте. Әлеге бина 60 нчы елларда төзелгән булган, күптән түгел аны тулысынча ремонтладылар. Буялган стеналар, чистартылган торак, спорт һәм аш бүлмәләре, һәрбер катта янгын сүндерү өчен ут сүндергечләр, янгын гидрантлары һәм эвакуация планы бар, боларын барысында карагач бер карашка янгын куркынычсызлык таләпләре үтәлгән дип күрергә була, ләкин кечкенә генә кимчелекләр бар. Ул да булса, вентиляция системасының хәле. Тагын бер җитешсезлекне инспекторлар котельный бинасы янында таптылар. Бинаның түбәсендә матур гына идән такталары төзелеп куелган иде, ә котельныйның газ трубасы вентиле янында агачтан ясалган төзү материаллары тора . Лагерь җитәкчесе бу кимчелекне дә юк итү списогына кертте.
- Бүген без “Искра” лагерында профилактик тикшерүләр уздырдык. Бу лагерь бик әйбәт, балаларга монда бик охшар дип ошанып калам ,- дип әйтте журналистларга Киров районының дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә җитәкченең урынбасары Александр Куропятник. Ләкин сездә бер мөһим җитешсезлек бар. Әлеге территория су белән бик начар тәэмин ителгән. Монда су белән тәэмин итү өчен тышкы системаны куярга кирәк, - дип әйтте Александр Куропятник
Барлыгы Татарстанда 115 лагерь балаларны кабул итәргә эзер. Хәзерге вакытта янгын дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре 54 лагерьны тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән 200 очрак теркәлде. Төп кимчелекләр булып янгын сигнализациянең булмау яисә эшләмәгән хәлдә булу, янгын сүндерү җайланмалары аз булуы, янгын сүндерү техникасы су алыр өчен пирслар җиһазландырылмаган хәлендә булуы тора.
Әлеге тикшерүләр майның ахырына кадәр булачак. Лагерьләрны кабул итү буенча ведомственная тыш комиссия оешачак. Бу комиссиягә янгын дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре дә керәчәк, чөнки балалар ялы балалар өчен куркынычсыз һәм файдалы булырга тиеш.