13 май көнне 112 нче янгын сүндерү бүлегеннән ТР ППС Яшел Үзән отряданың Русско – Макулова янгын сүндерү бүлегенең дежур пультына Югары Ослан районында Шеланга авылында ике йортның януы турында хәбәр килә. Янгын чыккан урынга Русско – Макулова янгын сүндерү бүлегенең 2нче караул расчеты чыкты. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләрне бинадан эвакуацияләргә элгерәләр. Фаҗига булган урында 112 нче янгын сүндерү бүлекчәсе эшләде, нәкъ менә алар ике йортның ачык ялкын эчендә булуын күреп алалар. Йортның хуҗалары 1935 елгы Женин Анатолий Петрович һәм 1942 елгы Рахина Алентина Васильевна иде.
Янгынны ликвидацияләүдә 112 нче янгын сүндерү сагының 2 техника, Шеланга авылының ирекле янгын сүндерү җәмгыятеннән 1 техника, ТР ППС Яшел Үзән отряданан 1 техника катнашты. Янгын сүндерүчеләр ялкынга таралырга ирек бирмичә аны тиз арада сүндерделәр. Җәрәхәтләнүчеләр юк.