Бүген сәгать биштә Төркия башкаласының Аксу өязендә россия туристлары белән автобус капланды. Әлеге автобус Алания курортыннан Памуккале туристик үзәгенә барды. Ачыкланмаган сәбәпләр буенча россия туристлары белән тулган автобус 15 метрлы биеклектән Аксу елгасына төште. Барлыгы атобуста 41 кеше иде: йөртүче, экскурсия йөртүчесе һәм 38 РФ гражданнары.
РФ генераль илчесе Мирджалол Хусанов әйтүенчә, ДТП нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булды, 25 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Шуларның бишесе Казан кешеләре. Өчесе авыр хәлдә Төркия хастаханәләрендә ята, калган ике кеше фаҗига булган урында һәлак булды.
Җәрәхәтләнүчеләр списогы:
Аспендос Госпитале (тел. 8-10-90 242 7225353):
1. Газизова Зульфия, Казан
госпиталь Анадолу Белек (тел. 8-10-90 242 7255000):
1. Газизова Нелия, Казан
госпиталь Анадолу Анталья (тел. 8-10-90 242 2493300):
1. Новикова Татьяна, Казан
Һәлак булучылар:
Шамшурина Светлана, Казан
Газизов Марат, Казан
РФ президенты Дмитрий Медведев йөкләмәсе буенча россия гражданнарын эвакуацияләү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил- 76 самолеты, Бөтен россия үзәгенең “Защита” медецина катастрофа белгечләре, психологлар Анталиягә җибәреләчәк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе һәм ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кайнар телефон линиясе ачык: 8(843)227-46-56