Май башында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең янгын дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьләрын тикшерә башладылар. Барлыгы Татарстанда 115 лагерь үз эшләрен алып бара.. Хәзерге вакытта янгын дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләрне 54 лагерьны тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлык таләпләрен бозу буенча 200 очрак теркәлде. Төп кимчелекләр булып янгын сигнализациянең булмау яисә эшләмәгән хәлдә булу, янгын сүндерү җайланмалары аз булуы, янгын сүндерү техникасы су алыр өчен пирслар җиһазландырылмаган хәлендә булуы тора.
Әлеге тикшерүләр майның ахырына кадәр булачак. Лагерьләрны кабул итү буенча ведомственнан тыш комиссия оешачак. Бу комиссиягә янгын дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре дә керәчәк, чөнки балалар ялы балалар өчен куркынычсыз һәм файдалы булырга тиеш.