12 май көнне Чаллы шәһәренең Түбән Кама ГЭС мантаж мәйданының машина залында шартлау турындагы хәбәр ТР буенча федераль янгынга каршы 4нче отряданың 18нче янгын сүндерү бүлегенең радиотелефонистынан 15 сәг. 10 мин килде. Шартлау нәтиҗәсендә, куе төтен барлыкка килде . Ачык ялкын күзәтелмәде. Фаҗига нәтиҗәсендә бер кеше үлде, 10 кеше җәрәхәтләнде. Шартлау булган урында 50 янгын сүндерүче һәм коткаручылар эшләде. ГЭСта барлык эшләр дә нормада, бернинди җимерүләр юк, энергияне сүндермәделәр.
Соңгы мәгълуматлар буенча фаҗигадә ике кеше һәлак булды. Шуларның берсе ТР буенча федераль янгынга каршы 4нче отряданың 18нче янгын сүндерү бүлегенең караул җитәкчесе, эчке хезмәт капитаны 1973 елгы Александр Нилов иде. Ул аварияне ликвидацияләү вакытында алган җәрәхәтләнүләрдән соң, хастаханәдә вафат булды. Икенче үлүче Түбән Кама ГЭС машина залының цех җитәкчесе 1963 елгы Харчев Юрий иде.
Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгының урынбасары полковник Орлов Андрей җитәкчелегендә опреатив төркем Россия гадәттән тыш хәлләр минтсрлыгы МИ – 8 вертолеты белән Казаннан Чаллыга чыктылар.