Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең шәхси составы җәйге киемгә күчте

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш  идарәдә строевой смотр узды, барлык шәхси состав җәйге киемгә күчте.  Строевой смотрга хәрби хезмәткәрләр, баш идарә аппарат үзәгеннең урта һәм олы җитәкче составы, баш идарәнең барлык бүлекчәләр һәм оешма карамыгында булган урта һәм олы җитәкче составы, һ.б җәлеп ителде.  Шәхси состав белән баш идарәнең җитәкче урынбасары полковник Андрей Орлов командалык итте. Смотр барышында шәхес таныклыгын, жетон, шәхси гигиена әйберләре, һ.б. тикшерелде.  Төп игътибар тышкы кыяфәткә ителде – пөхтәлек, чәч алу, уставлы аяк киеме. Строевой смотр  нәтиҗәсендә Андрей Орлов барлык кимчелекләрне юк итергә дип әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International