УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе

БЕЛЕШМӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

Урман янгынны - үсемлекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.

РӨХСӘТ ИТЕЛМИ:

- ачык ут белән кулланырга;

- ауга чыккач, тиз кабынып китә торган яки пыскучы материалдан эшләнгән чистарткычлар кулланырга;

- янучы матдәләр сеңдерелгән яки майлаган материалларын калдырырга;

- двигательнең багын ягулык белән тутырырга, төзек булмаган машина кулланырга, тартырга яки машинага ягулык салган вакытта ачык ут кулланырга;

шешәләрне яки пыяла ватыкларын калдырырга, чөнки алар кабызгыч линза ролен үтәргә мөмкин;

агач асларындагы, урман аланындагы үләнне, кырлардагы, урмандагы  каты кураларны  яндырырга;

яшь ылыс үсентекләре янында, торфлыкларда, урман яраларында, коры яфрак өелгән урыннарында учак ягарга .

 

БУ КАГЫЙДӘЛӘРНЕ БОЗГАН ОЧРАКТА, ГАЕПЛЕЛӘР ТӘРБИЯВИ, АДМИНИСТРАТИВ ЯКИ ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНА ТАРТЫЛАЛАР

 

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ:

УРМАН ЯНГЫНЫ БИЛӘМӘСЕНДӘ:

- якындагы суллыка чумыгыз;

- юеш кием белән капланыгыз;

- юеш яулык яки чылатылган  кием аркылы сулагыз;

- кислород җитмәгәндә җиргә иелегез;

- урманнан тиз генә җиле якка чыгыгыз;

- ялкын фронты буенча чабыгыз;

- урман янгынын әйләнеп узмагыз.

 

УРМАНДА, ЯНГЫН ЧЫККАН УРЫНДА :

-  урманнан куркынычсыз урынга чыгу юлын табыгыз;

- ялкынның таралуын һәм җилнең кайсы якка исүен билгеләгез.

 

УРМАНДА ЗУР БУЛМАГАН ЯНГЫННЫ СҮНДЕРҮНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК  КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

 

- төтен исен сизүгә, нәрсә һәм кайда янганың билгеләгез;

- куркынычсызрак урынга күчегез;

-  зур булмаган янгынны сүндерегә уйласагыз, торак пунктына ярдәм  сорарга җибәрегез;

-  зур булмаган янгынны якындагы сулыктан су белән сибегез яки аны җир белән томалагыз;

- 1,5-2 метр мәйдандагы ялкынны яфраклы агач ботагыннан ясалган себерке белән себерегез яки юеш кием , тыгыз тукыма белән;

-  җирдәге кечкенә генә янгынны таптагыз, аңа агачларга күчәргә мөмкинлек бирмәгез;

- утның бөтенләй сүнгәненә ышанмыйча, янган җирдән китмәгез.

 

ЯНГЫН  МӘЙДАНЫННАН ЧЫГУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

- ялкынның сездән кайсы якта булуын һәм җилнең кая таба искәнен билгеләгез;

- куркыныч мәйданыннан янгынның буйга таба таралуы буенча чыгыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International