ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Өч көн эчендә республикада  3 кеше батып үлгән. Шуларның 2се ир кеше һәм 1 бала. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 35 кеше батып үлгән.


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Авыруны дәвалауга караганда, аны вакытында кисәтү эшен оештыру күпкә отышлы булган кебек, ГРЭС җитәкчелеге янгын чыгуны булдырмау, ул булган очракта, аны тиз арада сүндерү эшен тиешенчә оештыра белү кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә биредә эш урынында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча даими өйрәнүләр үткәрелә.


3
июль, 2012 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын, суыткычның төзек булмау сәбәпле 1 янгын,  6 очракның сәбәпләре ачыклана. Бер кеше үлгән.


29
июнь, 2012 ел
җомга

Бүгенге көндә планетабызда бер ел эчендә 5 миллионнан артык янгын очраклары күзәтелә. Һәр биш секунд саен кайдадыр нәрсә дә булса яна. Янгыннар китергән еллык зыян-зарар миллиард сумнар белән исәпләнә, ә янгын корбаннары 10 мең кешегә җитә, һәр бишенчесе – россиялегә туры килә. 


28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә гражданнар оборонасы системасының 8 дистә еллык тарихы бар. Әлеге системаның 80 еллыгы агымдагы елның октябрендә зурлап билгеләп үтәчәк. Бүген “Татмедиа” агентлыгында шушы юбилей датасы уңаеннан брифинг оештырылды. Журналистлар белән очрашуга РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов килгән иде.
Гражданнар оборонасы системасы үз вакытында ил халкын, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне сугышлар, хәрби бәрелешләр чорында саклау максатыннан булдырыла, бүген исә аның бурычлары тагын да киңрәк.


26
июнь, 2012 ел
сишәмбе

25 июнь көне 17сәг. 30 мин. Яңа Победилово бистәсе районында Идел елгасында Казаның  2 нче зональ  эзләү – коткару отрядының коткаручылары резин көймәдә йөзеп йөргән биш баланы коткардылар.


25
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Сугышлар, табигать бәла-казалары сирәк була. Ә менә янгыннар даими чыгып торалар. Алар белән килешү мөмкин түгел. Бу сүзләр бүген дә актуаль.
1927 елның  18 июлендә РСФСРда  дәүләт янгын күзәтчелеге турында  положение раслана.  Мондый служба  оештыруга беренче адымнар 1493 елда ук  ясала.  Каты янгыннардан соң  Иван III  Русьтә янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән беренче кагыйдәләр чыгара. Аның буенча  җәй көннәрендә мич ягу тыела, азыкны  йорттан ерактарак  урыннарда пешерү тәкъдим ителә. 1947 елда бастырылган  Рус дәүләте законнары җыелмасында  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән беррәттән ут төртүчеләргә карата  катгый  җәзалар да билгеләнә.
Балык бистәсендә янгын каравылы 1936 елда оеша. Аны озак еллар  Петр Павлович Балмин җитәкли. 


22
июнь, 2012 ел
җомга

Биш көн эчендә республикада  5 кеше батып үлгән. Шуларның 4се ир кеше һәм  1 хатын – кыз. Күңелсез хәлләр Зәй, Тукай, Кайбыч, Норлат, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда килеп чыккан.  Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 28 кеше батып үлгән. Шуларның 22се ир кеше, 4 хатын – кыз һәм 2 бала.


21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Ике кеше үлгән , биш кеше коткарылган.  Cәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын,   6 янгынның сәбәбе ачыклана.


20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Шәхси мунчаның януы турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына иртәнге биштә Кирово авыл кешеләрдән килә. Мунча – беркатлы, 1964 елда бүрәнәдән  салынган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International