Бүгенге көндә ТР Гражданнар оборонасы планы инде әзер, ә муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу эш тәмамланып килә

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Россиядә гражданнар оборонасы системасының 8 дистә еллык тарихы бар. Әлеге системаның 80 еллыгы агымдагы елның октябрендә зурлап билгеләп үтәчәк. Бүген “Татмедиа” агентлыгында шушы юбилей датасы уңаеннан брифинг оештырылды. Журналистлар белән очрашуга РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов килгән иде.
Гражданнар оборонасы системасы үз вакытында ил халкын, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне сугышлар, хәрби бәрелешләр чорында саклау максатыннан булдырыла, бүген исә аның бурычлары тагын да киңрәк. Тарихка күз салсак, 1932 елда СССР Халык Комиссарлары Советы илнең һава һөҗүменә каршы оборонсы турында Нигезләмәне раслый. Әлеге документ нигезендә, һава һөҗүменә каршы оборона дошманның авиация һөҗүмнәре вакытында ил халкын, халык хуҗалыгын саклаучы мөстәкыйль оешмага әйләнә, һәм ул үзенең бурычын Бөек Ватан сугышы елларында намус белән башкара. 1961 елда җирле һава һөҗүменә каршы оборона СССР Гражданнар оборонасы итеп үзгәртелеп, сугыш һәм тыныч чорда уздырыла торган гомумдәүләт оборона чараларының бер өлеше булып китә. Глобаль сугыш куркынычы кими төшкәч, 1980 елларның икенче яртысында илнең гражданнар оборонасы системасын тыныч чор ихтыяҗларын күздә тотып үзгәртү зарурлыгы туа. Дәүләт органнары һәм Гражданнар оборонасы көчләренең гадәттән тыш хәлләр, һәлакәтләр, аварияләр нәтиҗәләрен бетерүгә югары әзерлеген тәэмин итү бурычы куела. 1991 елның ноябрендә Гадәттән тыш хәлләр буенча РСФСР Дәүләт комитеты һәм Гражданнар оборонасы штабы базасында Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча дәүләт комитеты төзелеп, ул 1994 елда министрлык итеп үзгәртелә. 
ТР буенча Баш идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов ассызыклаганча, гражданнар оборонасы бүген илнең оборона куәтен саклауны гына түгел, халыкны төрле куркынычлардан саклану ысулларына өйрәтү системасын да үз эченә ала. “Советлар Союзы таркалганнан соң, төп максат - гражданнар оборонасының моңа кадәр булган потенциалын саклап калу иде һәм моңа ирешелде. Бүген төп бурыч - бу системаны үстерү, камилләштерү һәм яңа дәрәҗәгә чыгару”, - ди ул. Узган ел РФ Президенты тарафыннан Гражданнар оборонасы өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте нигезләренең раслануы, РФ Хөкүмәтенең әлеге системаны камилләштерүгә кагылышлы карарлары дөнья күрү шуның ачык дәлиле. 
Андрей Орлов быел РФ Хөкүмәте карары нигезедә, илнең барлык территориясендә гражданнар оборонасы, халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклауның яңа планнары эшләнүен хәбәр итте. Барлык төбәкләрнең, муниципаль берәмлекләрнең, оешмаларның шундый планнары булдырылырга тиеш. Бүгенге көндә Татарстанның Гражданнар оборонасы планы инде эшләнеп, инде хәрби командование органнарында килештерелгән. Аннан ул ТР Хөкүмәте башлыгына, соңрак ТР Президентына раслау өчен юлланачак. Муниципалитетлар да үз планнарын эшләүне тәмамлап килә, дип Орлов. 
Аның сүзләренә караганда, быел төрле программалар буенча Татарстанда гражданнар оборонасының саклану корылмалары төзелешенә, хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерүгә 9 млн 165 мең сум финанаслар каралган. Халыкны һәм коткару формированиеләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә 7 млн 400 мең сум акча бүленгән. 
Тыныч чор ихтыяҗларны күздә тотып, гражданнар оборонасы системасын үстерүнең үз үзенчәлекләре бар. Андрей Орлов сүзләренә караганда, бүген табигый һәм техноген характердагы бәла-казалар чыгу ихтималы зур. Шуңа хәзер тыныч тормышта халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклануга өйрәтү дә үзәккә чыга.

 «Татар – информ » мәгълүмат агентлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International