Өч көн эчендә республикада 3 кеше батып үлгән. Шуларның 2се ир кеше һәм 1 бала. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 35 кеше батып үлгән.
Дүшәмбе көнне Минзәлә районының Коновалова авылы тирәсендә 6 нчы зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары буа төбеннән 31 яшьлек ир – ат гәүдәсен күтәрәләр. Ачыклаганча, ул дуслары белән буа ярында спирт эчемлекләр эчкәннән соң, суга кереп чумган һәм чыкмаган. Аның гәүдәсен коткаручылар ярдан 7 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектә тапканнар.
3 нче июль көнне Яр Чаллы шәһәренең Кама елгасында коткаручылар 15 яшьлек яшүсмер мәетен табалар. Сәбәбе ачыклана.
4 нче июль көнне Питрәч районының күленнән 2 нчы зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары 58 яшьлек ир – ат гәүдәсен судан чыгаралар. Сәбәбе ачыклана.
Әлеге кара исемлекне дәвам итмәс өчен, коенырга теләүчеләргә сак булырга киңәш итәбез.
· Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин)
· Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый
· Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк.
· Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк-кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз