Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән.11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, ут тертүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 3 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр.
Көзге каникул вакытында сулыкларда бәхетсез вакыйганы булдырмау , укучыларны янгыннан саклап калу - нәкъ менә шундый бурычларны үз алдына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре куйды. Әлеге бурычны үтәү өчен МЧС хезмәткәрләре беренче номерлы коррекцион мәктәпнең укучылар янына кунакка бардылар.
Республикада яшәүче һәрбер кеше, аның белән берәр хәл була калса, ярдәмнең кыска вакыт эчендә килүенә ышанырга тиеш.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 8 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
Апас районының Сатламыш авылы мәчетендә зур тантана узды. Аллаһ йортында элек шул авылда муллалык иткән Исмәгыйль хәзрәт исеменнән, оныклары тарафыннан мәрмәр такта куелды.
Тумышы белән мулла нәселеннән булган Исмәгыйль хәзрәт заманында Сатламыш авылының иң укымышлы зыялы кешесе, аксакалы була. Инде күпме еллар узса да, аның исеме онытылмый, авылдашлары хәтерендә бүгендә яхшы саклана.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, суда югалганнарны эзләү буенча 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Мич ягып җылытыла торган квартираларда һәм торак йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк.
Янгынга китерүче төп сәбәпләр – мич стенасында ярыклар хасил булу, кабызып җибәргәндә яна һәм җиңел кабына торган сыеклыклар куллану, мич авызыннан яки күмер җыела торган аслыктан утлы күмер чәчрәү. Төтен юлларында корым җыелу торбаның артык кызуына һәм ярылуына китерә.