16 октябрь көнне 07 сәг. 10 минутта Бөгелмә районының ЕДДСтан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәгенең оператив – дежур сменасына янгын турында хәбәр килә. Янгын Бөгелмә муниципаль районында Наратлы авылында Молодежная урамында ике катлы күп фатирлы йортта чыга.
Апас районының Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды. Класслар якты, иркен, уңайлы. Шушы бинада ук медицина ярдәме күрсәтү пункты, теш дәвалау бүлмәсе, зур спорт залы урын алган. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов, медицина фәннәре профессоры Рәис Хафизов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм яңа мәктәп белән таныштырды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 4 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, электр приборларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәренең федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының җитәкчесе үзләренең ветераннарын беркайчан да онытмый. Отрядта алар 46 кеше. Бәйрәмдә дә, көндәлек эшләрендә дә отрядның өлкәннәре һәрвакыт та яшьләр белән янәшәдә. Ветераннар үз профессиональ тәҗрибәләрен күрсәтүдән тыш, отрядның иҗтимагый эшләрендә дә актив катнашалар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 9 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне артык кыздырудан- 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
Россиянең гражданнар оборонасына 4нче октябрьдә 80 яшь тулды. Бүген аның төп бурычы–хәрби хәрәкәтләр барышында тынычлык сөюче халыкны саклау һәм аңа ярдәм итү, шулай ук тыныч көннәрдә гадәттән тыш хәлләрдән саклау. Әле 1980 елларда ук гражданлык оборонасының үз эшчәнлеген хәрби чор кысаларында гына чикли алмавы ачыкланды. Аның потенциалы, көчләре һәм чаралары халыкны тыныч шартларда саклауда, бигрәк тә аварияләр, катастрофалар һәм табигать бәлаләре нәтиҗәләрен юк итүдә файдаланырга тиеш иде. Россия гражданнар оборонасының 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия тренеровкасы кичә, 4нче октябрьдә узды.
Бүген, 4 октябрьдә, Әлмәттә булып узган гражданнар оборонасы (ГО) буенча киңмасштаблы өйрәнүләр шушы сорауга җавап бирде. Мәгълүм булганча, бу чара Россиядә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында гамәлгә куелды. Өйрәнүләр бөтен Россия территориясендә оештырылды. Аңа федераль хакимияттән алып төбәкләрдәге хакимият органнары һәм җирле үзидарә советлары да җәлеп ителде. Чара барышын видеоселектор аша РФ хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев та күзәтте.
3-4 октябрь көнннәрендә Актаныш муниципаль районында гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм мобилизация буенча укулар узды.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 69 тапкыр юлга чыккан. 3 октябрь көнне булган мәгълүматлар буенча, республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 6 кеше коткарылган.