ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

    Бозлавык вакытында тормоз педален басканда игътибарлы булыгыз. Машинада антиблокировка системасы булуына карамастан, тулысынча электроникага ышанырга кирәкми, эшне үз көчегез белән башкарып чыгарырга әзер булыгыз.

    Кышкы кичләрдә ялыгызны берни дә бозмасын өчен электр приборлары белән кулланганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга кирәк. Кагыйдәләрне белү йорт һәм гаиләгез куркынычсызлык астында булуын тәэмин итә.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

    Бүген Казан шәһәренең Киров районы күзәтү эшләре хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел чаралары узачак урыннарда янгын куркынычсызлыгы системалары тикшерү эшләре үткәрделәр. Тикшерү ел саен балалар өчен кышкы бәйрәмнәр үткәрүче “Ак Барс” яшьләр үзәгендә үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 11 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Салкыннар җитү сәбәбеннән барлык су урыннары боз белән капланды. Ләкин боз калынлыгы бөтен җирдә дә бер түгел, хәзерге вакытка якынча 5-35 см тәшкил итә.

Республикада салкыннар җитү сәбәпле җылыту электр приборлары эксплуатацияләү вакытында янгын чыгу очраклары ешайды. Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе төп пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә.

    “7 ТР ОФПС” №3 Дәүләт Учреждениясе Аерым пост пожар часте хезмәткәрләре гомуми тырышлык белән “Химград” ААҖ төзелүче йортында кабынып киткән янгын тиз вакытта сүндерелә. Хәбәр Казан, Мәскәү районы Восстания урамы 100 адресы буенча “Химград” ААҖ территориясендә янгын чыгу турында 14 декабрьдә 10:33 сәгатьтә килә. ПЧ-3 аерым пост янгын сүндерүчеләре 1 минут эчендә килеп җитә. Нәтиҗәдә пожар кәгазь эшләп чыгару вакуум җайланмасы изоляция элементын һәм саклагыч коробын юк итте. Якынча янгын чыгу сәбәбе  - электр җиһазлары эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү. Зарар күләме ачыклана. Коткарылган милек 10 млн сум тәшкил итә.

Ял көннәрендә республика ирекле пожар отрядлары 4 тапкыр янгын сүндерүчеләре белән һәлакәт урынына чыкты. Барлыгы ай башында волентерлар 32 янгын сүндурү эшләрендә ярдәм күрсәттеләр, 13 очракта эшне үзләре башкарды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 33 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 4 тапкыр,   башка чакырулар буенча 1 тапкыр.


14
декабрь, 2013 ел
шимбә

    Бозлавык – тротуарларда, юлларда, җир өстендә су кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән боз катламы. Бозгалак – тайгак хәлгә кадәр тапталган боз яки кар катламы. Бозлавык һәм бозгалак җәяүлеләр һәм транспорт өчен гадәттән тыш хәлләр сәбәбе булып торалар. Таеп җәрәхәтләр алу очраклары ике тапкыр арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International