Законсыз пиротехника саклау фактлары ачыклау рейды барышында Совет районында берничә йоз коробка белән тутырылган склад ачыкланды. ГПН инспекторлары сүзләре буенча, товар хуҗасы исеме әлегә билгеле түгел. Шулай ук склад бүлмәләрендә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар бирелмәгән: пожар сигнализациясе һәм янгын сүндерү җиһазлары куелмаган, пиротехника башка товарлар белән янәшә саклана.
ТР ФПС Укыту үзәгендә Байрак ялгау һәм изгеләндерү церемониясе узды. Тапшыру церемониясе 2014 елның 6 февралендә көтелә. Тарарстан Республикасы федераль янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге Укыту үзәге өчен бу Байрак – буыннар арасындагы бәйләнеше, тарихи истәлек һәм бар хезмәткәрләрнең бердәмле официаль символы һәм ядкаре булып тора. Уку үзәге ветераны, эчке хезмәт полковнигы Андрей Владимирович Рябков соңгы беркеткечен каккач, Шамил мәчете имамы Мәхмүд хәзрәт һәм Новоиерусалим архиерей йорты рухание отец Андрей игезләндерү йоласы үткәрделәр.
Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.
Балыкка баруы якты вакытта яхшырак. Гел килгән маршрут буенча кайтыгыз. Берүзегез йорергә тырышмагыз, 2-5 кеше булуы яхшы. Бозда бер берегездән 3-4м ара калдырып барыгыз.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше коткарылган, 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча 8 тапкыр.
Бүген Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов шундый указ белән чыгыш ясады. Ике мөһим сорауга махсус игътибар бирелде: Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чаралары тәэмин итү һәм кышкы каникуллар вакытында балаларның юлда куркынычсызлын саклау.
2013 елның 13 декабрендә 12.00 – 20.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Конституция Көнендә РФ Президенты боеруы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәсе органнарында бөтенроссия гражданнар кабул итү көне оештырыла.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе халыкка мөрәҗәгать итә! Балалар шаяруыннан янгын чыгу очракларын булдырмау өчен, аларны күз алдында тотыгыз.
Халык өчен белешмә:
- Озын бау яки таяк табыгыз. Шарфлар, каеш яки кием куллануы мөмкин.
- Боз ярылган урынга үрмәләп, батучыга коткару предметын ыргытыгыз, ашыкмыйча боз өстенә тартып чыгарыгыз.
- Килгән якка таба урмәләп чыгыгыз.
- Зарар күргән кешене җылы урынга китерегез. Беренче ярдәм чакырыгыз (112 – кәрәзле телефоннан). Медиклар килгәнче анардан киемен салдырыгыз, тәнен кызарганчы спирт белән ышкыгыз, кайнар чәй бирегез. Алкоголь эчемлекләр бирүе тыела!
Азнакай шәһәре ТР ВДПО отряды инструкторы “Айсылу” МБДОУ №3 балалары өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылган уен формасында чара үткәрде. “Спасик һәм аның дуслары” мультфильмы балаларны аеруча куандырды. Соңыннан яңа белемнәр нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре темасына профилактик әңгәмә узды.