Әлмәт ТРО ВДПО бүлеге Азнакай ТРО ВДПО ветераннары өчен очрашу оештырды. Очрашуга Азнакай участогы элекке рәисе Абдуллина Валентина Васильевна, элекке күзәтү эшләре башлыгы Багауов Әсхәт Сарварович һәм Азнакай участогы элекке баш бухгалтеры Шамсури Хузиевна Фасхутдтинова килделәр. Әңгәмә вакытында Азнакай участогы үткәне, хәзерге вакыт хәлләре һәм киләчәк планнары турында сөйләнде. Чәй эчү беткәннән соң, участок территориясе буенча экскурсия оештырылды. Участок бинасында ремонт эшләре үткәрелгән, заманча җиһазлар булдырылган. Очрашу вакытында шулай ук Әлмәт ТРО ВДПО 55 еллык юбилее нигезендә аның тарихына багышланган китап эшләнүе турында белдерелде.