Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 18 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар.
01.03.2014 ел 01.25 Әтнә районы, Кошар авылы, Комсомольская урамы, 22 йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 45 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1929 елгы ир-ар мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – элект җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.