Язгы боз бер караганда нык, ә чыннан да бик көпшәк һәм аңа чыгуы бик куркыныч. Яз җитү белән бозда һәлакәтләр саны арта. ГИМС инспекторлары өчен бу бик “кызу” чак. Сулыкларда куркынычсызлык профилактикасы максатыннан ТР 8нче федераль янгынга каршы көрәш хезмәте отряды гадәттәгечә бу вакытта патрульне ныгыта һәм профилактик рейдлар уздыра.
Иң беренче бозга автомобиль чыгу урыннары тикшерелде. Балыкчылар белән әңгәмә уздырылды, тематик брошюралар таратылды. Уку йортарында МЧС хезмәткәрләре гыйбрәтле дәресләр бирделәр.
“Юка бозга чыгуы куркыныч, автомобиль белән бигрәк тә. Боз астына төшеп киттегез икән, паникага бирелмичә, килгән якка таба чыгыгыз. Бәлага ләккән кешегә ярдәм иткән чакта – аңарга берәр озын предмет, шарф, каеш яки таяк сузыгыз. Җылы урынга алып кереп коры кием, кайнар эчемлек бирегез. Кирәк булса ашыгыч ярдәм чакырыгыз” – дип киңәш итә ГИМС хезмәткәрләре.
Юсупова Ризидә, Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны пресса хезмәте